Медицина тикшерүе яман шеш, шикәр диабеты һәм башка йогышлы булмаган авыруларны иртә срокларда ачыкларга мөмкинлек бирә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь, Диана Жиленкова). Агымдагы елның сигез аенда Татарстанда диспансерлаштыру һәм халыкны профилактик тикшерү барышында 38 меңнән артык авыру очрагы ачыкланган. Уртача алганда, республикада яшәүче һәр 11 нче кеше беренче тапкыр ниндидер чире турында белгән. Медицина тикшерүен узган кешеләрнең 7% ында йөрәк-кан тамыры авырулары куркынычы зур. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Профилактик ярдәм һәм сәламәтлек саклау бүлеге башлыгы Елена Хафизова хәбәр итте.
Диспансерлаштыру хроник йогышлы булмаган авыруларны ачыкларга гына түгел, ә аларның килеп чыгу факторларын да билгеләргә ярдәм итә. Нигездә шикәр диабетын, сулыш органнары һәм кан әйләнеше системасы белән бәйле төрле авыруларны ачыклыйлар, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече Люция Фәисханова. «Диспансерлаштыруны узмау белгечкә соңга калып мөрәҗәгать итү белән яный. Бу инде башлангыч стадия түгел, ә активрак, бәлки авыррак ысуллар белән дәвалану стадиясе булырга мөмкин. Шуңа күрә диспансерлаштыру – җитди авыруларны ачыклау өчен тиз һәм гади ысуллар белән тикшерү мөмкинлеге», диде ул.
Л.Фәисханова сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнварыннан Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың төрле районнарында халыкның үлеменә атна саен анализ ясала, шул исәптән хроник йогышлы булмаган авырулардан үлүчеләр саны, вакытында диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүләрне узган кешеләр саны исәпкә алына. «Кызганычка каршы, без соңгы елларда әлеге кешеләрнең күпчелегенең бөтенләй диспансерлаштыруны узмаганын ачыклыйбыз, әйтик, алар табибка онкология авыруының дүртенче стадиясендә, яки инфаркт, инсульт булгач мөрәҗәгать иткән», – дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгече. Ул диспансерлаштыруны иң ешы яшьләр һәм урта яшьтәге гражданнар санга сукмыйлар, дип өстәде.
«Кызганычка каршы, кичектергесез күрсәткечләр буенча медицина учреждениеләренә керә торган кешеләр төркеме тотрыклы кала, – дип өстәде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы Эдуард Нагуманов. – Болар – профилактика программаларында катнашмаучылар, алар соңгы стадияләр белән киләләр һәм мондый очракларда берни эшләп булмый. Авырту – бу симптом. Ә онкология авыруы вакытында симптом ул ахырга таба стадияләрдә барлыкка килә».
Э.Нагуманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә диспансерлаштыру вакытында Татарстанда яшәүче 600 меңнән артык кеше скрининг тикшеренүләрен уза ала. Алар ачыкланган очракларның 50% ы тәшкил итә торган берничә төп нозологик форма яман шешен ачыклау максатыннан үткәрелә. Мәсәлән, маммографик скрининг яки аналык муентыгы яман шеше скринингын ясарга мөмкин. Шулай ук медицина тикшерүләре программасына визуаль тикшерү дә керә. Тайпылышлар ачыкланган очракта, пациент хәзерге хәлне ачыклау өчен табибка өстәмә кабул итүгә җибәрелә: бу яман шеш алды, яман шеш яки ялгыш нәтиҗә булырга мөмкин.
«Яман шеш барлыкка килеп ятканы ачыкланса, ә ул уртача өч тапкыр күбрәк очрый, операция ясап, бөтенесен төзәтергә була. Бу соңгы дистә елда фән һәм практика омтылган әйбер, ул хыял иде. Хәзер – чынбарлык. Бу яктан, гражданинның һәм сәламәтлек саклау системасының партнерлыгы гына уңыш китерә ала. Безнең сәламәтлек өчен диспансерлаштыру программасы – лотерея билеты, анда үз сәламәтлегебезне отып була. Яки, онкология авыруын иртә стадиядә ачыклап, гомерне саклап калырга мөмкин», - диде Э.Нагуманов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда еш кына тире яман шеш авыруларын, колоректаль яман шешне һәм күкрәк бизе яман шешен ачыклыйлар.
Диспансерлаштыруны узу өчен пациентка анкета һәм авыруның билгеле рискларын якынча белү өчен документлар исемлеген тутырырга кирәк. Шулай ук анамнез җыела. Тайпылышларны бәяләү һәм исәпкә алу үзәкләштерелгән лабораторияләргә җибәрелгән анализ нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Кирәк булса, пациент тикшерүнең икенче этабына чакырыла. «Хезмәт законнары нигезендә, эш бирүче үз хезмәткәрләренә диспансерлаштыруны узу өчен хезмәт хакы саклану белән елга бер көн бирергә тиеш», – дип искәртте Е.Хафизова.
2021 елның 1 нче июленнән республиканың медицина учреждениеләрендә тирәнтен диспансерлаштыру үткәрелә, аның төп максаты – кичерелгән коронавирус нәтиҗәләрен ачыклау. Быел мондый тикшерүне 245 мең кеше үтәргә тиеш, бүгенге көндә 50% тан артык кеше узган. «Без үз инициативалары буенча тирәнтен диспансеризация узарга теләүчеләргә дә баш тартмыйбыз», – дип өстәде ул.