В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
186 нчы лицейның мең ярым укучыга исәпләнгән икенче бинасын яңа уку елына ачачаклар.
Гәрәев урамындагы 186 нчы лицейның 1501 нче урынга исәпләнгән икенче бинасы төзелеше тәмамлана. Бу мәктәп Казанда беренчеләрдән булып триатлонны үстерәчәк. 1 нче сентябрьдә 186 нчы лицей парталары артына, икенче бинаны исәпкә алып, 4000 укучы утырачак.
Быел Вахитов һәм Идел буе районнарының тугыз мәктәбендә (80, 82, 88, 98, 160 нчы номерлы мәктәпләрдә, 6, 16, 19 нчы гимназияләрдә, 83 нче лицейда) капиталь ремонт үткәреләчәк.
Хәзерге вакытта «Факел» балалар техник иҗат үзәгендә һәм Горький урамындагы 98 нче мәктәптә узган ел башланган капиталь ремонт дәвам итә. Ике бина да мәдәни мирас объектлары булып тора.
Узган ел районның балалар учреждениеләрендә объектларның куркынычсызлыгын арттыру буенча эшләр башкарылган. Барлыгы 10 контроль-үткәрү пункты урнаштырылган, 67 учреждениедә коймалар һәм 544 видеокамера куелган.
Район территориясендә барлыгы 17 социаль объект ремонтланган һәм татар телендә белем бирүче 18 нче номерлы гимназиянең өстәмә корпусы төзелгән.