Мондый хокукка әни кеше 50, әти кеше – 55 яшьтә ия була
Татарстанда ел башыннан бирле инвалид балаларның 1470 ата-анасы һәм опекуны вакытыннан алда пенсиягә чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының төбәк бүлегендә.
Картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукын ата-аналарның берсе: әни – 50 яшьтә, әти – 55 яшьтә ала. Опекуннар өчен пенсия яше опеканың һәр ел ярымы өчен бер елга кими, әмма гомумән алганда биш елдан да артык түгел. Әгәр гаилә берничә инвалид бала тәрбияли икән, бу хокуктан ата-аналарның икесе дә, төрле балаларга документлар рәсмиләштереп, файдалана ала.
«Башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан әни кеше, ә аннары инвалид баланың әнисе бу пенсиядән баш тартса яки аның башка төренә күчсә, әти кеше файдалана ала. Мәсәлән, хатын-кыз 50 яшьтә пенсия рәсмиләштергән һәм соңрак гомуми пенсия яшенә җиткәч иминият пенсиясенә күчкән. Аннары 55 яшендә баланың әтисе вакытыннан алда пенсия ала», – дип ачыклык кертте ТР буенча РСФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен кирәкле шартлар:
баланы МСЭ органнары тарафыннан инвалид яки балачактан инвалид дип тану;
инвалид баланы сигез яшькә җиткәнче тәрбияләү;
кирәкле иминият стажы булу: хатын-кызлар өчен – 15 ел, ирләр өчен – 20 ел;
2024 елга кимендә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты туплау;
балага сигез яшь тулганчы опека билгеләү (опекуннар өчен).
Исегезгә төшерәбез, Казанда 1 декабрьдә инвалидлар декадасы старт ала. Шәһәр халкы өчен 100 дән артык түләүсез чара әзерләнгән. Программада концертлар, акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, спектакльләр.