Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2023, 14:34

Быел Отар бистәсендә ике урам төзекләндереләчәк

2022 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында тагын 6 урам яңартылган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Диана Жиленкова). Быел Отар поселогында ике урам – Центральная һәм Үзәк Отар урамнары ремонтланачак. Юлларда су агызу системасын булдыруны да күздә тоталар. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, узган ел район территориясендә гомуми мәйданы 260 мең кв метрдан артык булган 29 урам ремонтланган. Эшләр Магистраль, Мехчылар урамнарында, Җиңү проспектында, Ферма шоссесында һәм башкаларда узган. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен 1529 яңа яктырткыч куелган.

А.Салихов искә төшергәнчә, җәй көне тарихи вакыйга булган – 4 этап кысаларында төзелгән Зур Казан боҗрасы участогы ачылган.

Салмачы поселогында Центральная урамында асфальт җәйгәннәр, кесәләр белән тукталыш павильоны урнаштырганнар һәм тротуар салганнар. Первомайский поселогында дренаж канавын киңәйткәннәр һәм чистартканнар. Шуның аркасында йортларны һәм урамнарны су басу проблемасын хәл итәргә мөмкин булган.

Районнар администрациясе башлыгы сөйләвенчә, хәзер Салмачы поселогында Гостеприимный юлында яңгыр канализациясе төзү өчен проект эшләнә. Су басу мәсьәләсен быел Кояшлы поселогында да хәл итү планлаштырыла.

Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә барлыгы 28 поселок исәпләнә. 2022 елда биредә 6 урам ремонтланган, 508 светодиодлы яктырткыч урнаштырылган, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен 15 мәйданчык яңартылган һәм төзелгән. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр көче белән балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүгә ирешелгән.

«Салмачы поселогындагы 173 нче мәктәпнең 380 укучыга исәпләнгән булачак янкорма проекты – финал стадиясендә», - дип өстәде спикер.

Аның сүзләренә караганда, быел республика программасы буенча җиде коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенә керү юлын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга якынча 50 млн сум каралган.

2022 елда җәмәгать транспорты пассажирлары өчен «Данафлекс» компаниясе белән берлектә икенчел эшкәртелгән азык-төлек пленкасыннан 6 эскәмия һәм 3 урна урнаштырылган. «Бу проект «Серебряный Лучник» иҗтимагый элемтәләрне үстерү өлкәсендә илкүләм премия лауреаты булды. Быел партнерлыкны дәвам итәргә һәм тукталыш эко-павильоны булдырырга уйлыйбыз», - дип уртаклашты А.Салихов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.03.2023
Видеорепортаж
13.03.2023 12:22
Альберт Салихов Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары үсеше перспективалары турында сөйләде
Барлык яңалыклар