Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2025, 13:44

Быел Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасына ике ак мөгезборын китерәчәкләр

Африка хайваннары коллекциясе 94% ка формалашкан

«Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында хайваннарның Африка коллекциясен формалаштыру тәмамлануга якынлаша. Хайваннарның 94% ы җыелган инде. 2025 елның төп вакыйгасы зоопаркка ике ак мөгезборын килү булачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә «Казан зооботаника бакчасы» МБМУ директоры Сергей Павлов хәбәр итте. 2024 елда килүчеләрнең рекордлы санын да билгеләп үтте — якынча 781 мең кеше.

«Замбези елгасы» коллекциясе 94% ка формалашкан. Без төгәлләүгә якынлашабыз. Моның белән шөгыльләнү җиңел булмады. Африка хайваннарын табу халыкара контактлар белән бәйле. Элек ирешелгән килешүләрнең күбесен үзгәртергә, башка юлларны эзләргә туры килде. Әмма бу эш финиш сызыгында», – дип билгеләп үтте шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Денис Калинкин.

Бүгенге көндә зоопаркның зоологик коллекциясендә 133 төр хайванның 4673 башы исәпләнә. «Замбези елгасы»ның яңа өлешендә Африканың 62 төр хайванының 270 башы яши. Узган ел гына да коллекция яңа хайваннар сатып алу һәм булганнарын үрчетү хисабына 15 башка арткан, дип ачыклык кертте Сергей Павлов.

Сирәк төрләрне үрчетүгә зур игътибар бирелә. Казан зооботаника бакчасында лемурлар, Брюс даманнары, Бразза маймыллары, дикобразлар, ак башлы сиплар һәм башкалар уңышлы үрчиләр. Күптән түгел генә Чапман зебрасының ике ана җенесле баласы дөньяга килгән, зебра гаиләсендә чираттагы арту июль аенда көтелә. Тиздән мавинго горилласының альфа-атасы янына сирәк төрне саклау программасы кысаларында ике ана маймыл китерәчәкләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гориллалар Россиянең ике зоопаркында гына – Казанда һәм Мәскәүдә яши.

Моннан тыш, зоопарк табигатьне саклау программаларында актив катнаша. ТР Экология министрлыгының «Балобан-лачынның Идел-Кама популяциясен торгызу» программасы кысаларында зоопаркта Кызыл китапка кертелгән ике кош баласы чыкты, тагын бер пар лачынның нәселе дәвам ителү көтелә. Бу сирәк очрый торган кошларны зооботаника бакчасына вакытлыча тоту һәм үрчетү өчен алганнар, ә аларны табигый яшәү тирәлегенә чыгару Кама Тамагы бистәсендә май ахыры – июнь башында планлаштырыла.

Зооботаника бакчасы директоры шулай ук килүчеләрнең яраткан хайваны – фил Филимон турында сөйләде. Казан зоопаркында булганда ул шактый үскән, аның авырлыгы 2,45 тоннадан 3,2 тоннага кадәр арткан. Филимон өчен, тропик яңгыр өстәп һәм фил яшәгән урындагы коры чокырга карплар җибәреп, вольерны яңарттылар.

Ачылганнан бирле «Замбези елгасы»нда 2 миллионнан артык кеше булган. Хәзер «Замбези елгасы» җәйге эш режимына күчте һәм көн саен 8:30 дан 21:00 гә кадәр ачык.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.05.2025
Видеорепортаж
26.05.2025 12:33
«Замбези елгасы» зоопаркына ике ак мөгезборын китерәчәкләр
Барлык яңалыклар