Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.07.2025, 14:34

Быел Казанда ләм кырларын рекультивацияләү төгәлләнәчәк

Бу Идел буендагы 100 гектардан артык территорияне азат итәргә мөмкинлек бирәчәк

Быел «Экология» милли проекты кысаларында су каналын чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү эшләре төгәлләнәчәк. Бу Идел буендагы 100 гектардан артык территорияне калдыклардан азат итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Ләм кырларын рекультивацияләү 2021 елда сафка бастырылган ләмне киптерү цехы белән берлектә канализация агынтыларын чистартуның калдыксыз технологиясен алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук Идел буендагы 100 гектардан артык шәһәр территориясе хуҗалык әйләнешенә кайтарылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда «Экология» милли проекты кысаларында канализациянең биологик чистарту корылмалары төзекләндерелде, эшләтеп җибәрү-көйләү чаралары алып барыла һәм кисәтүләр бетерелә.

Исегезгә төшерәбез, ләм кырларын рекультивацияләү 2021 елдан «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты буенча үткәрелә. Чистарту корылмаларын 50 ел эксплуатацияләү дәверендә ләм кырлары территориясе, мөмкинлекләр чигеннән артып, 110 гектарга җиткән.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 21.07.2025
Видеорепортаж
21.07.2025 12:00
Казанның 41 фатирында төтен чыгару системаларын һәм җилләтү каналларын төзәткәннән соң газ бирү торгызылды
Барлык яңалыклар