Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2018, 22:11

Быел Казанда 120 шәһәр һәм 60 бистә юлы төзекләндерелгән

2 ел эчендә федераль бюджеттан бу максатларга 12 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова). Быел Казанда 120 шәһәр юлы, 60 бистә, дистәләгән бакчачылык ширкәтен берләштергән дача участокларына 3 керү юлы төзелде һәм реконструкцияләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда 20% күбрәк, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин "Эфир" телеканалында "Тема" тапшыруы барышында.

Ике ел эчендә Казанда юл эшләренә рекордлы сумма – 12 млрд сумнан артык бүлеп бирелгән.

Юллардан тыш, Казанда 420 ишегалды территориясе ремонтланган, дип искәртте И.Метшин. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында шәһәр юлларының 81% һәм ишегалларының 73% тәртипкә китерелгән. "Бу зур эш. Без юлларыбызның торышы буенча тәнкыйть зонасында идек, әмма бүген Казанда илдә капиталь төзекләндерелгән иң яхшы юл системаларының берсе булуын ышанычлы белдерә алабыз. Сүз дә юк, әле эшлисе эшләр бар, шуңа күрә без киләсе елда моның белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез", - диде Мэр.

Исегезгә төшерәбез, 12,5 млрд сумга Казанның 355 юлы ремонтланган (гомуми мәйданы 6,2 млн.кв. метр), шул исәптән 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутлары, юлларны ремонтлау 26 торак массивта башкарылган.

Барлык яңалыклар