В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы биш мәктәп ашханәсенә шулай ук ремонт ясалачак
Марат Мөгыйнов фотосы
2026 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 89 нчы мәктәп капиталь төзекләндереләчәк, шулай ук биш мәктәптәге азык-төлек блогына ремонт ясалачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.
Администрация башлыгы хәбәр иткәнчә, узган елны өч мәктәп ашханәсендә 100 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт ясалган. Бу елны исә 129 миллион сумга тагы биш азык-төлек блогы төзекләндерелергә тиеш.
Шулай ук урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә контроль-үткәрү пунктларын урнаштыру эше дәвам итә. 2022 елдан башлап районнарда барлыгы сигез мәктәптә контроль-үткәрү пункты булдырылган. Бу елны мондый пункт 170 нче лицейда барлыкка киләчәк.