Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2026, 10:46

Бу елны Казанда 2 меңгә якын гаилә социаль ипотека программасы буенча торак алачак

Ел башыннан 1,6 меңгә якын гаилә фатир алу өчен чиратта тора

Денис Гордийко фотосы

Казанда 2026 ел башына 1 мең 599 гаилә социаль ипотека программасы буенча торак алу чиратында тора. Шул ук вакытта агымдагы елда гомуми мәйданы якынча 100 мең квадрат метр булган 1 мең 948 фатирлы сигез күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылырга тиеш, дип хәбәр итә Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе.

Социаль ипотекадан тыш, шәһәр территориясендә яшь гаиләләргә һәм актив яшьләргә акчалата сертификат бирү программалары гамәлдә. Бу елны Торак сәясәте идарәсе 7 яшь гаиләне һәм күпбалалы бер гаиләне, 30 инвалидны, шулай ук Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган бер гражданинны субсидия һәм сертификат белән тәэмин итәргә ниятли.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль торак өлкәсендә дә яңалыклар бар. Узган ел Татарстан Республикасы рәисе ярдәмендә коляскада йөри торган инвалидлар өчен адаптив фатирлар булдыру буенча сынау проекты эшләтеп җибәрелгән иде. Аларны яраксыз дип танылган торак урынына ия гражданнарга бирү мөмкинлеге карала. Бүгенге көндә 31 торак бина коляскадагы инвалидларның яшәве өчен яраксыз дип табылган.

Торак сәясәте идарәсе хәбәр иткәнчә, махсус хәрби операциядә хезмәт итүне тәмамлаган һәм Татарстан территориясендә яшәүче гражданнар шулай ук социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен дәүләт ярдәме алу хокукына ия була ала.

Узган ел федераль һәм республика программалары кысаларында Казанның 520 гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ике тол хатынына, 13 инвалидка, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәсендә радиация йогынтысына дучар булган бер гражданинга, 10 яшь парга, күпбалалы бер гаиләгә субсидия һәм сертификат тапшырылган.

Алдарак «Салават күпере» торак районының 5 номерлы кварталында дүрт йорт файдалануга тапшырылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Идел буе районының «Гаилә» микрорайонында шулай ук тагын дүрт йорт сафка басачак.

Моннан тыш, 2026 елда «Салават күпере» торак районының бишенче кварталында 718 фатирлы өч йорт төзелә башлаячак.

Барлык яңалыклар