2024 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында юлларның 28 кишәрлегендә ремонт үткәрелгән
Быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Әмирхан Еники, Галиәсгар Камал һәм Товарищеская урамнарын төзекләндерәчәкләр. Берничә ел дәвамында бу кишәрлекләргә шәһәр халкы берничә тапкыр зарланды. Эшлекле дүшәмбедә булачак эшләр турында Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Узган ел Вахитов һәм Идел буе районнарында 430 мең кв.м мәйданлы 28 юл кишәрлеге ремонтланган. Яхшыртылган урамнар арасында – Вишневский, Назарбаев, Мәскәү, Хокук һәм Сул як Болак, Сыртланова, Карл Маркс, Гарифьянов урамнары, шулай ук Миллениум күпере, Җиңү проспекты һәм башкалар. Үткәрелгән эшләр күләме 80 футбол кыры белән чагыштырырлык, дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы.
Узган ел нәтиҗәләре буенча юл өлкәсендә иң эре проектлар Туфан Миңнуллин һәм Һади Такташ урамнары булды. Иске гаражлар булган территориядә дүрт полосалы юл булдырганнар, шул исәптән велосипедчылар өчен дә.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Шмидт урамы һәм Садовая урамы капиталь төзекләндерелде, аларның озынлыгы 3 км дан артык. Садовая урамын дәвам итеп, 2 км дан артык озынлыктагы җиде бакча ширкәтенә керү юллары ремонтланды. Быел кишәрлектә эшләр тәмамланачак, дип ышандырды Альберт Салихов.