Яңартулар «Островок», «Мечта», «Ивушка» һәм башка коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләренә кагылачак
Фото: Денис Гордийко
«Бакчачылык ширкәтләренә килү юлларын ремонтлау буенча эшләрнең даими рәвештә юл программасына керүен җиңү дип санарга мөмкин», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Быел шундый ике юлны ремонтлау планлаштырыла. Аларның гомуми озынлыгы 2 километрны тәшкил итә. Яңартулар Идел буе районындагы «Островок», «Мечта», «Ивушка», «Табигать», «Автомобилист», «50 лет Победы», «Кварт» ЯАҖнең «Волга» бакчачылык ширкәтләренә һәм Авиатөзелеш районындагы «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ААҖнең 6 нчы коллектив бакчасына кагылачак. Әлеге эшләргә 90 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Алты ел эчендә Казанда 26 бакчачылык ширкәтенә 17 керү юлы тәртипкә китерелде. Аларның гомуми озынлыгы 22 километрны тәшкил итә», – дип уртаклашты спикер.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, 2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда 71 куркыныч участок ачыкланган, аларда 240 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аерым алганда, Толстой урамы – Горький урамы, Җиңү проспекты – Минск урамы, Николай Ершов урамы – Новаторлар урамы киселешләрендә юл һәлакәтләренең аеруча күп булуы билгеләп үтелә.
Куркыныч участокларда бригадалар юл билгеләре, куркынычсызлык коймалары, барьерлы киртәләр урнаштырачак. Моннан тыш, яктырту челтәрләре үткәреләчәк, ясалма юл тигезсезлекләре булдырылачак, юл тамгалары һәм тавыш полосалары төшереләчәк.
Быел Казанда 400 мең кв. метрдан артык мәйданда юл тамгалары төшерү планлаштырыла, бу максатларга 470 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә эшләр 11% ка башкарылган – бу 45 мең кв.м дигән сүз. Рөстәм Гафаров планның кайчан үтәләчәге белән кызыксынды.
«Төп эшләр июньдә тәмамланачак, әмма күп нәрсә һава шартларына бәйле. Дымлылык югары булу сәбәпле, бүгенге көндә эшләр туктатылды. Юл тамгасын сыйфатлы төшерү өчен коры һава торышы урнашу шарт. Эшләрне максималь рәвештә тиз төгәлләргә тырышачакбыз», – дип җавап бирде Игорь Куляжев.
Юл тамгаларын төшерү өчен төп магистраль урамнарда – термопластика, ә транспорт хәрәкәте интенсивлыгы аз булган урамнарда буяулар кулланыла.
Чокырларны агымдагы ремонтлау муниципаль юл фонды хисабына гамәлгә ашырылачак. Ул, нигездә, авария килеп чыгу очраклары зур булган участокларда уздырыла. Быел мондый урыннарның гомуми мәйданы 30 мең кв. метрны тәшкил итә.
Дүрт участокта: Глушко урамындагы 8 нче йорт янында, Тэцевская белән Икмәк заводы урамнары киселешендә, Гагарин урамындагы 65 нче йорт һәм Короленко урамындагы 73 нче йорт янында светофорлар урнаштырылачак.
Тагын 70 млн сум яңа алты сфетофор объекты урнаштыру һәм бишесен реконструкцияләү өчен каралган.
«Республика рәисе ярдәмендә Татарстанның торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның буенча Казанның 35 торак массивында электр энергиясен сак кулланырга мөмкинлек бирә торган диодлы 1400 яктырткыч монтажлау планлаштырыла. Башкарылачак эшләрнең бәясе – 40 млн сум», – дип белдерде Игорь Куляжев.
2018 елдан башлап 2023 елга кадәр поселоклардагы 300 урамда 9 меңнән артык шундый яктырткыч урнаштырылган. Хәзерге вакытта урамнарның 80% тан артыгы тышкы яктырту челтәрләре белән тәэмин ителгән.
Яктылык бөтенләй булмаган 35 участокта диодлы яктырткычлар белән тагын 600 гә якын багана утыртылачак. Эшләр Җиңү проспектындагы 124 нче йорттан Сахаров урамына кадәрге тротуар участогында, Әки торак массивыннан Белянкинога кадәрге юлда, Евгений Шварц урамындагы юлда, Ямашев проспектындагы 49 нчы йорттан 63 нче йортка кадәрге тротуар участогында узачак.
Шулай ук, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, Краснококшайск урамындагы яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләрен июнь ахырында тәмамларга уйлыйлар. Коллекторның Аркылы Базар урамыннан Чкалов урамына кадәрге 1 км озынлыктагы һәм 1200 мм диаметрлы участогында соңгы елларда 8 авария теркәлгән. Проблеманы хәл итү өчен санация ысулы кулланылган.
Камилә Вилданова
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов