Юл эшләрен үткәрүгә республика һәм федераль бюджетлардан 7,2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче октябрь, Алинә Бережная). Казан урам-юл челтәренең торышы һәм үсеше буенча Россия шәһәрләре арасында лидер дип танылды. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы башкаласы, Мәскәү һәм Яр Чаллыны узып, 250 меңнән артык халкы булган шәһәрләр рейтингында беренче урында тора.
Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы һәм федераль үзәк ярдәме белән мондый нәтиҗәләргә ирешелде. Быел ТР башкаласында 146 шәһәр һәм бистә урамы, 42 тротуар, 34 гомуми белем бирү учреждениеләре территориясе, 3 бакчачылык ширкәтләренә керү юлы һәм 296 ишегалды территориясе ремонтланды. Ремонт эшләренең мәйданы 1,8 млн.кв. метр тәшкил итте.
Быел юл эшләрен үткәрүгә республика һәм федераль бюджетлардан 7,2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелде, дип сөйләде И.Куляжев. Шуларның 2,2 млрд. сумы – «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын тормышка ашыруга, 4 млрд. сумы - урам-юл челтәрен, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты маршрутларын, гомуми белем бирү учреждениеләре территорияләрен норматив хәлгә китерүгә, тагын 1 млрд. сум – ишегалды территорияләрен ремонтлауга тотылды. «Узган ел белән чагыштырганда, финанслау күләме 1 млрд. сумга артты, шул ук вакытта федераль бюджеттан бүлеп бирелгән һәр сумга республика 5 сум бүлеп бирде», – дип билгеләп үтте И.Куляжев.
Казанда тормышка ашырыла торган өстенлекле милли проектларның берсе - «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар». Проект кысаларында 72 шәһәр һәм бистә урамы һәм гомуми мәйданы 610 мең квадрат метр булган 20 тротуар ремонтланды.
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан юлларның күп өлеше ремонтланды - 74 юл участогы, 22 тротуар һәм «Бер мәктәп - бер ил» проектында катнашкан мәгариф учреждениеләренең 34 территориясе норматив хәлгә китерелде. Адоратский, Сәет Галиев, Пушкин, Татарстан, Тукай, Мамадыш тракты һәм башка урамнар норматив хәлгә китерелде.
И.Куляжев хәбәр иткәнчә, асфальт-бетон катламы иң нык тузган һәм иң күп шикаятьләр, шул исәптән «Халык контроле» системасы (Беломорск, Габишев, Родина, Халитов, Себер тракты, Нардуган, Старательный тыкрыгы) аша килгән шикаятьләр буенча юллар һәм тротуарлар ремонтланды.
Быел иң катлаулы һәм шул ук вакытта мөһим объектлар түбәндәгеләр булды: Дубравная урамын төзекләндерү, машиналар йөрү өлешен 4 полосага кадәр киңәйтү; Кызыл Позиция урамы буенча тротуарларны ремонтлау, тышкы яктырту челтәрләрен һәм яңа парковка кесәләрен төзекләндерү; Царицыно торак массивыннан Каспий урамы буенча Җиңү проспектына өстәмә чыгу юлын оештыру.
Юл объектларында 500 мең тоннадан артык асфальт-бетон җәелде, ә интенсив хәрәкәтле участокларда вак таш-мастик асфальт-бетон кулланылды, бу исә гарантия срогын дүрт елга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе булган 115 участокта светофор объектларын, куркынычсызлык коймаларын, флуоресцентлы юл билгеләрен, ясалма юл тигезсезлекләрен урнаштыру эшләре башкарылды.
Юл челтәрен үстерү перспективалары ягыннан мөһим объектларның берсе - Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр Зур Казан боҗрасы участогын төзү. «Объектта эшләр график нигезендә алып барыла һәм 2020 елда тәмамланачак. 800 метр озынлыктагы автомобиль юлының әлеге участогында 110 метр озынлыкта юлүткәргеч, Борисковская урамы белән кисешүдә җәяүлеләр өчен җир өсте кичүе, терәк диварлар урнаштыру, гамәлдәге инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору һәм юл келәмен җәю каралган», – дип сөйләде И. Куляжев һәм моның белән бер үк вакытта Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр булган юлүткәргечне төзүнең икенче этабын проектлаштыру алып барылуын әйтте.
Агымдагы елның июнендә урам-юл челтәре торышын һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тикшерү белән Казанга Гомумроссия халык фронтының юл инспекциясе килде. Россиянең барлык федераль округларында үткәрелгән рейдлар нәтиҗәләре буенча, инспекция Казан юлларының сыйфатын «бишле» билгесенә бәяләде.
Быел велосипед хәрәкәтен үстерү буенча зур эш башкарылды. Николай Ершов һәм Восход урамнарында киң тротуарлар махсус тамга белән җәяүлеләр һәм велосипед полосаларына бүленгән. «Алга таба шәһәрлеләр тарафыннан тәкъдимнәр кергән һәм финанс мөмкинлекләре булган очракта, без бу карарны киң тротуарлары булган башка урамнарда да кулланырга планлаштырабыз», - дип сөйләде И.Куляжев.
Узган еллардагы кебек үк, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау буенча да эш дәвам итте. Быел Идел буе һәм Совет районнарындагы 14 бакчачылык ширкәтенә алып килә торган 5 чакрым озынлыктагы 3 юл төзекләндерелде. Әлеге ширкәтләрдә 4700 бакча участогы урнашкан.
Автомобиль юлларын ремонтлау белән беррәттән ишегалларындагы юллар да ремонтлана. Быел 300 мең кв. метр мәйданлы 296 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Комплекслы төзекләндерелергә тиешле 14 ишегалдында (Кызыл Позиция ур., 29, 29а, Кирпеч ур., 1, Чкалов ур., 2, 4, Повстанская ур., 4. Краснококшайск ур., 158, Сафиуллин ур., 46, 48, 50, Четаев ур., 20, 22, 24, Ф.Әмирхан пр., 17), асфальт-бетон өслеген ремонтлаудан тыш, балалар өчен уен комплекслары, спорт җиһазлары, эскәмияләр урнаштырылды.
Ишегаллары территорияләрен төзекләндерү программасын тормышка ашыру барышында беренче тапкыр урамнарны яктыртуга аерым игътибар бирелде. Эшләр комплексында 15 чакрым озынлыкта челтәрләр монтажланды, 388 яңа энергоэффектив светодиод яктырткыч урнаштырылды. Төзекләндерелгән ишегаллары 5 мең өстәмә машина кую урыны белән җиһазландырылды.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, ремонтланган юлларны 4 тапкырга һәм тротуарлар санын 2 тапкырга арттырыру республика ярдәме белән ирешелде. «Март аенда без быел 32 урамны ремонтлау планнары турында сөйләштек, ә нәтиҗәдә 146 шәһәр һәм бистә урамы ремонтланды», - дип билгеләде Е.Лодвигова. «Без башкарыла торган эшләр исемлеген киңәйтә алдык, аерым алганда, быел беренче тапкыр ишегалларын яктыртуга игътибар иттек», – дип билгеләп үтте Е.Лодвигова. Ишегалларын төзекләндерү турында сөйләгәндә, вице-мэр әлеге эшнең алга таба да «Безнең ишегалды» Президент программасы ярдәмендә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. «Бүгенге көндә Казан ишегалларының күпчелек өлешендә юл өслеге тәртипкә китерелде, һәм «Безнең ишегалды» дигән яңа президент программасы бу эшне якындагы елларда ахырына кадәр җиткерергә, шулай ук ишегалларын ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә һәм күршеләр белән бәйрәмнәр билгеләп үтәргә мөмкин булган тулы кыйммәтле җәмәгать пространстволары итәргә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә», – дип йомгаклады Е.Лодвигова.