В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче тапкыр балалар бакчасына 11 меңнән артык бала барачак.
Быел 1690 урынлы 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылачак. Шулардан 5 балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелә, ә 3 – «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча. Алар шул исәптән Константиновка бистәсендә, «Седьмое небо» һәм «Лето» торак комплексларында төзеләчәк. Бүгенге көндә барлык объектларда да төзелеш тәмамланып килә.
9 балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара – бу 1360 мәктәпкәчә урынга исәпләнгән 10 бина. Бүгенге көндә 7 балалар бакчасында эшләр тәмамланган инде, калганнарында капиталь ремонт тәмамланып килә.
Быел балалар бакчасына беренче тапкыр 11 меңнән артык бала барачак. Барлыгы шәһәрдә 80 меңгә якын мәктәпкәчә яшьтәге бала. Алар өчен 351 мәгариф учреждениесе эшли – 312 балалар бакчасы, дәвалау педагогикасы үзәге, 2 гимназия, 10 мәктәпкәчә бүлекләре булган мәктәп һәм 26 шәхси балалар бакчасы.