Үзәк территориясендә 10 торак корпус, клуб, ашханә, спорт объектлары һәм амфитеатр төзеләчәк
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, җәйге чорда казанлылар арасында муниципаль лагерьларның популярлыгы арта. Мәсәлән, 2023 елда сәламәтләндерү кампаниясе 43,6 меңнән артык малай һәм кызны колачлаган, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче 580 нән артык бала мондый төр учреждениеләрдә бушлай ял иткән.
Илсур Метшин, Казанда лаеклы дәрәҗәдәге яшьләр инфраструктурасы булдырылды, дип белдерде. Шәһәрдә 68 яшүсмерләр клубының 53 е инде яңартылган. Ремонтланган һәр киңлек –яшьләр өчен үсү, аралашу һәм тәрбия урыны. Ә Казанның Мәскәү районында ташландык гаражлар урынында төзелгән өч катлы «Яратам» яшьләр үзәге клубларның клубына әверелгән – биредә ай саен 800 дән артык кеше шөгыльләнә ала.
«Яратам» үзәгендә замана таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган зал, сенсорлы панельләр белән коворкинг, киберзона, йога һәм хореография белән шөгыльләнү өчен урыннар бар. Мондый клуб булганда, урамда йөрү теләге калмаячак», – диде мэр.
Ул Казан вертолет заводының элеккеге мәдәният йортында ремонт эшләренең тиздән төгәлләнәчәген хәбәр итте. 2019 елда бина шәһәргә тапшырылган, шуннан соң анда «Вертолет» яшьләр клубы булдыру турында карар кабул ителгән. 3 мең кв. метрдан артык мәйданда ай саен 2 меңнән артык бала шөгыльләнә алачак.
Моннан тыш, 2023 елда Юдино поселогында «Сәяхәт» өстәмә белем бирү үзәге ачылган. Учреждениегә якынча 2300 бала, шул исәптән сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле казанлылар йөри.
«Хәтта иң яхшы совет чорында да шәһәрнең бу өлешендә мондый яшьләр үзәкләре булмаган», – дип белдерде Илсур Метшин. Хәзер Казанның барлык яшүсмерләр клублары ял көннәрсез эшли.
«Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәгенә дә зур игътибар бирелә. 2023 елда учреждениенең алты бүлегенә 78,5 млн сумлык ремонт ясалган. Беренче нәтиҗәләр дә бар: 2022 елда капиталь ремонт башланганнан бирле консультацияләр саны арткан, ә балалар ышаныч телефоны Россиядә иң яхшысы дип танылган.
Юлия Летникова