Юдинода «Пространство» клубы төзелеше тәмамлана, анда робототехника, космотехника, IT, шулай ук иҗади һәм спорт юнәлешләре буенча укытачаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы май, Юлия Летникова). Быел республика программасы буенча Казанның 7 мәктәбендә һәм 10 балалар бакчасында капиталь ремонт узачак. Бу хакта бүген Казанның Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Быел без 7 гомуми белем бирү учреждениесендә һәм Казанның 10 балалар бакчасында ремонт эшләрен башлаячакбыз. Тагын 82 мәгариф объектында агымдагы ремонт эшләре башкарылачак», - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, Юдино микрорайонында «Пространство» өстәмә белем бирү учреждениесе төзелеше тәмамланып килә. Анда робототехника, автотехника, космотехника, аэротехника, IT, модельләштерү һәм проектлау буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла. Цифрлы технологияләрне өйрәнүдән тыш, башка юнәлешләр дә булачак: рәсем сәнгате, хореография, музыка һәм спорт. Учреждениегә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри алачак. «Алар өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылачак», – дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы.