«Казан әниләре» оешмасы ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга түләү өчен хәйриячеләрне җәлеп итә.
Фото: «Казан әниләре» хәйрия оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче ноябрь). Быел 25 ятим бала һәм ата-аналары баш тарткан балалар госпитализация вакытында «Казан әниләре» хәйрия оешмасы волонтерлары тарафыннан каралды, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы.
«Аларга мәхәббәт бүләк ит» проекты 15 ел элек ирекле нигездә барлыкка килгән, әмма хәзерге вакытта авыручы балаларны күбрәк хәйрия оешмасының бу өлкәдә тәҗрибәләре булган профессиональ нянялары карый. Балалар Казан Балалар йортыннан яисә Татарстан районнарыннан, шулай ук бала тудыру йортыннан соң (әнисе яңа туган баладан баш тарткач) хастаханәләргә эләгә.
Хастаханәгә салынган чорда бала, кирәкле игътибарны алмыйча, үзе өчен таныш булмаган бер хәлдә кала – бу кече яшьтәге балалар, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте булмаган сабыйлар, операцияләрдән соң даими кайгыртуны таләп итүче сабыйлар.
Соңгы айларда мондый кизү торулар өзлексез алып барыла. «Без кизү торган балалар, гадәттә, катлаулы диагнозларга ия. Әйтик, күптән түгел күзенә операция кирәк булган бала белән кизү тордык», – ди «Казан әниләре» оешмасы җитәкчесе Елена Горинова.