В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Язучы Марина Степнова әсәре буенча әзерләнгән текст XIX гасырдагы Воронежга багышланачак.
Фото: Денис Гордийко
«10 ел эчендә акция үзен файдалы буларак танытты, елдан-ел үз белемен тикшерергә теләүчеләр арта бара, «Тоталь диктант»ның төрле яшьтәге һәм һөнәр ияләрен җәлеп итүе шатландыра», – дип билгеләп үтте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясенең эксперт советы рәисе Ирина Александровская.
«Тоталь диктант»ны Татарстанның 409 торак пунктында, шул исәптән Казанда да язачаклар. А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк шәһәрдәге төп мәйданчыкларның берсе булып тора, биредә Татарстандагы «Тоталь диктант» штабы урнашкан. Моннан тыш, диктантны ТР Милли китапханәсендә, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында, «Россия – минем тарих» мультимедиа паркында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, шәһәрнең югары уку йортларында да язачаклар. Диктор буларак мәйданга актерлар, җырчылар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләрен чакырганнар.
Мәйданчыклар һәм дикторлар турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белем бирү акциясе сайтында табарга мөмкин. «Тоталь диктант»та катнашырга теләүчеләргә алдан теркәлү узарга кирәк. «Кайбер мәйданчыкларда урыннар әле калды, бүгенге көндә урыннарның гомуми саныннан 50% ы буш, республика буенча барлыгы 25 мең урын каралган», – дип хәбәр итте акциянең координаторы Вячеслав Шаталов.
Акциядә катнашучылар язучы, шагыйрә, тәрҗемәче, сценарист Марина Степнова әсәре буенча диктант язачаклар. Текст XIX гасырдагы Воронежга багышланачак. «Текст катнашучылар өчен кызыклы булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте Ирина Александровская.
Белем бирү акциясенә йомгак 12 нче апрельгә кадәр ясалачак, эшләрне рус теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук Казан федераль университетының филология факультеты укытучылары һәм студентлары тикшерәчәк.