Мөрәҗәгатьләрнең 71% уңай хәл ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 2019 елның беренче яртыеллыгында «Халык контроле» системасына Татарстан халкыннан 39 меңнән артык гариза килгән, аларның 71% уңай хәл ителгән. Татарстанлылар территорияне төзекләндерү, юлларны карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләре буенча күп тапкырлар мөрәҗәгать иткәннәр.
Статистика буенча, гаризаларның 30%-ы модерация барышында кире кагыла. Сыйфатсыз фоторәсемнәр, мөрәҗәгатьнең төп асылы аңлашылмау, шулай ук шундый ук проблемалы гаризаларны күчермәләү төп сәбәпләр булып тора.
Бүгенге көндә «Халык контроле» системасында 60 меңнән артык актив кулланучы исәпләнә. Нигездә, бу Казан һәм Чаллы, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.