Республика һәм Шәһәр көнендә эшмәкәрләрнең кереме 4 млн сумнан артып киткән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU 9 нчы сентябрь). Быел ярминкәләрдә Татарстан үзмәшгульләренең кереме 16 млн сумнан артып киткән. 800 дән артык республика эшкуары бушлай сәүдә урыннарына ия булудан тыш, үз продукцияләре турында сөйләү, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табу мөмкинлеге дә алды.
Әйтик, үзмәшгульләр 30 нчы августта – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә 4 миллион сумнан артык акча эшләгән. Ул көнне Кремль диварлары янында 245,5 метр озынлыкта үзмәшгульләр өчен Россиядә иң озын сәүдә прилавкасы оештырылды.
Ярминкәләрдә үзмәшгульләр төрле продукция тәкъдим итәләр: агач һәм күн эшләнмәләре, савыт-саба, бизәнү әйберләре, уенчыклар, декор әйберләре һ.б.. Сәүдә мәйданчыкларында шулай ук юридик, мәгариф, полиграфия һәм башка хезмәтләр тәкъдим итәргә була.
Ярминкәләр ТР Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм итү региональ фонды һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Чираттагы ярминкә 17 нче һәм 18 нче сентябрьдә Казанда Бауман урамында ТР Фәннәр академиясе янында узачак. Үзмәшгульләргә катнашу өчен мсп.рф порталында гариза бирергә кирәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ведомствода искә төшергәнчә, республика 2019 елда эксперимент сыйфатында махсус салым режимын – профессиональ керемгә салым керткән дүрт пилот төбәкнең берсе булды. Шул вакыттан алып, Татарстан үзмәшгульләре 60 млрд сум акча эшли алды. Шулай ук уртача суммасы 1,5 мең сум булган 40 миллионнан артык чек бирелгән.