Быел узган ел нәтиҗәләре буенча урам-юл челтәренең авария хәлендә дип танылган участокларына 400 юл билгесе, сигез мәгълүмат секциясе, 920 м куркынычсызлык киртәсе, 89 яктырткыч, 50 делиниатор һәм 11 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак. Аларда 8800 кв.м өслек төзәтеләчәк, ике светофор объекты тергезеләчәк һәм биш комплект ЛЭД-тасма корылачак.
Узган ел Казанда 240 тан артык авария булган 71 участок теркәлгән. Алар арасында – Толстой һәм Горький, Николай Ершов һәм Новаторлар урамнары киселешләре, шулай ук Җиңү проспекты белән Минск урамы киселеше.
Хәзерге вакытта 58 участокта эшләр тулысынча башкарылган, тагын сигез объектта эшләр 1 нче августка кадәр төгәлләнәчәк, калган бишесендә – 1 нче сентябрьгә кадәр.
Әлеге участокларда юл-транспорт хәлен яхшырту өчен республика бюджетыннан барлыгы 150 млн сум акча бүлеп бирелгән. Эшләрнең заказ бирүчесе «Главтатдортранс» республика учреждениесе.
Юл билгеләре куркынычсызлыкны тәэмин итүнең мөһим элементы булып тора. Быел 400 мең квадрат метрдан артык мәйданда билгеләр куелачак. Эшнең күп өлешен (339,5 мең кв.м мәйданда) термопластик белән, тагын 67 мең кв.м мәйданда буяу белән башкарачаклар. Бүгенгә билгеләү эшләре 362 мең кв.м мәйданда башкарылган, бу планлаштырылган күләмнең 89% тәшкил итә.
Урам-юл челтәренең юл өслегенең норматив торышын тәэмин итү өчен 37 мең кв.м мәйданда чокырлар капланган.
Урам-юл челтәренең 19 җирендә 32 тышкы яктырту баганасы һәм 89 яктырткыч урнаштырылган.
Җәяүлеләр кичүе зонасында өстәмә яктырту 16 участокта урнаштырылган, шул исәптән Ю.Фучик урамы – Минск урамы, Н.Ершов урамы – Искра урамы, Пушкин урамы – Дзержинский урамы, Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамы – Парк урамы, Беломорск урамы – Кутузов урамы киселешләре.