В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә республикада һәм аның башкаласында циклоннар аркасында һава торышының тотрыксыз характеры саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Ксения Швецова). Якын көннәрдә Татарстанда һәм аның башкаласында циклоннар аркасында һава торышының тотрыксыз характеры саклана. Әмма гомумән март дәвамында аномаль җылы һава торышы күзәтелә, ул ай ахырына кадәр сакланачак, дип сөйләде бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
Мартның беренче декадасында һава температурасы нормадан уртача 5 градуска югарырак иде, икенчесендә – нормадан 4 градуска югарырак. Өченче декадада һава температурасы нормадан 3 градуска артыр дип көтелә. "Март ае бездә төньяк киңлекләр буйлап йөри торган төньяк атлантик циклоннар сериясе чыгу нәтиҗәсендә аномаль җылы", – дип сөйләде И.Трущина һәм хәзерге вакытта температураның көчле түбәнәю көтелми, дип өстәде.
Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, апрель аеннан сентябрьгә кадәр һава температурасы нормага якын булачак, ә август аеннан, уртача күрсәткечләрдән артып китәр дип көтелә. Ә явым-төшемнәргә килгәндә, июнь аенда алар нормадан ким булырга мөмкин. И.Трущина аңлатканча, бу якынча фаразлар һәм аларга төзәтмәләр кертеләчәк.
Ул шулай ук мартның соңгы атнасында да республикада көтелә торган һава торышы турында сөйләде. Әйтик, якындагы көннәрдә циклоннар аркасында һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак. Вакыты белән катнаш типтагы явым-төшемнәр узачак – кар, юеш кар, аерым көннәрдә яңгыр явачак. Алдагы көннәрдә төнлә һәм иртәгә кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин. Һава температурасы үзгәреп торачак - төнлә минустан көндез плюска кадәр. "Без төнге сәгатьләрдә 0 градустан минус 5 градуска кадәр фаразлыйбыз, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә – минус 8 градуска кадәр, көндез аязган вакытта – 0 градустан +6 градуска кадәр", – дип сөйләде спикер.
Синоптиклар дүшәмбе көнне республика буенча урыны белән кыска вакытлы буран һәм җилнең 18 м/с кадәр көчәюе билгеләнергә мөмкин дип фаразлый.