В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алдагы экскурсияләр 4 һәм 10 декабрьдә узачак
Денис Гордийко фотосы
Ел башыннан Казанның 300 гә якын укучысы шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештырган һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләрендә булган. Программалар мәктәп укучыларына меңләгән шәһәр халкы өчен ризык әзерләүнең ничек оештырылуын эчтән күрергә мөмкинлек бирә. Киләсе экскурсия 4 декабрь көнне 83 нче лицейның бишенче сыйныф укучылары өчен оештырылачак.
Экскурсия барышында укучыларга склад бүлмәләрен һәм җитештерү цехларының эшен махсус тәрәзәләр аша күрсәтәләр.
«Без балаларны предприятие тарихы белән таныштырабыз, туклану белән тәэмин итү буенча катлаулы системаның ничек эшләвен күрсәтәбез. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм хәтта остаханәләрдә дә катнаша ала», - дип хәбәр итә шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты матбугат хезмәте. Бер ел эчендә барлыгы шундый 10 экскурсия үткәрелгән.
Сәламәтлеге чикле балалар өчен дә мондый экскурсияләр оештырыла, бу елны департаментка 1 төркем шундый балалар килгән.
Алдагы экскурсия 4 декабрь көнне Идел буе районындагы 83 нче лицейның бишенче сыйныф укучылары өчен уздырыла. Вахитов районындагы 18 нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары өчен 10 декабрь көнне уздырылачак экскурсия елның йомгаклау чарасы булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты көн саен 308 мең казанлыны, шулай ук Татарстанның 10 районын туклану белән тәэмин итә. Бу санга 71 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм шәһәрнең җиде хастаханәсендәге 5 мең пациент керә.