Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2026, 13:49

Бу елны «Безнең ишегалды» программасы буенча Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 45 ишегалды төзекләндереләчәк

2025 елда районнарда 1 миллиард сумга 38 ишегалды территориясе яңартылган

Денис Гордийко фотосы

Узган ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 1 миллиард сумга 38 ишегалды территориясе яңартылган, бу елны «Безнең ишегалды» программасына тагы 45 ишегалды кертелгән. 2020 елдан районнарда барлыгы 253 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

«Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында төзекләндерү буенча, чыннан да, үрнәк булырдай яхшы эшләр башкарыла: «Безнең ишегалды» программасы буенча капиталь төзекләндерү кысаларында этләрне йөртү өчен беренче заманча мәйданчык һәм бик күп мураллар пәйда булды. Болар барысы да Хрущев заманында төзелгән соры һәм гел бер төрле тугыз катлы йортлар күренешен бизәп тора, баетып җибәрә. Һәм, әлбәттә, безнең халыкта уңай хис-кичерешләр уята», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Чыгыш ясаучы йорт яны киңлеген үзгәртүнең берничә уңышлы проектын мисал итеп китерде. Дементьев урамындагы ишегалдын бизәү эшләре, биредә яшәүчеләрнең күбесе авиация заводы хезмәткәрләре булганлыктан, авиация стилендә башкарылган. Йортларга керү юлларын һәм фасадларны очкычлар сурәте белән бизәгәннәр, ишегалдына фюзеляж рәвешендәге эскәмия куелган. Гипронииавиапром фасадында ТУ-214 белән мурал сурәтләнгән, дип өстәде башлык.

Ул шулай ук «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыятенең әлеге тәкъдимгә кушылуын һәм Б.Тихомиров исемендәге скверны төзекләндерү фикерен хуплавын билгеләп үтте. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә сквер яңартылган, бирегә 100 агач, 2 мең куак утыртылган, тротуарлар һәм велосипед юлы булган променад эшләнгән.

Ренат Шәмсетдинов шулай ук Ф.Әмирхан урамы, 41 адресы буенча урнашкан этләр өчен махсус мәйданчыгы булган ишегалды турында сөйләде. Биредә Татарстанда этләрне гигиена таләпләренә туры китереп йөртү өчен беренче заманча киңлек булдырылган. Киртәләнгән мәйданчык йорт хайваннарының кыска вакытлы ялы, көчекләр һәм олырак этләр белән уеннар өчен каралган. Ишегалдында йорт хайваны асраучы хуҗалар өчен файдалы белешмәләр урнаштырылган һәм комикс форматында этләр турында матур мурал ясалган.

Район администрациясе башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан рәисе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы нигезендә бу елны Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы 45 ишегалды төзекләндереләчәк. Тагын 78 ишегалды комплекслы яңартуга мохтаҗ.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.02.2026
Видеорепортаж
09.02.2026 14:21
2025 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 38 ишегалды яңартылган
Барлык яңалыклар