Программага Копылов, Гаврилов, Заслонов, Химиклар һәм башка урамнар кертелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
Урамнарны капиталь ремонтлау программасына түбәндәге участоклар кергән:
Копылов урамы, Тэцевская урамыннан Воровский урамына кадәр.
Заслонов урамы.
Химиклар урамы, Беломорск урамыннан Моисеев урамына кадәр;
Моисеев урамы, Гудованцев урамыннан Химиклар урамына кадәр;
Ибраһимов проспекты, Восстание урамыннан Воровский урамына кадәр.
Илкүләм проект буенча капиталь ремонт таләп ителә торган җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлыйлар һәм анда яшәүчеләрдән күпсанлы искәрмәләр килә, дип аңлаттылар ТР башкаласы Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 12 объектта 1 млрд сумлык ремонт эшләре үткәрелде. Программага Адоратский, Айдаров, Вересаев, Камчатка, Ленинград, Пржевальский, Ударная һәм башка урамнар кергән.