Муниципаль паркинг ярдәме белән автобус полосасында һәм тротуарларда хаотик парковка проблемалары юк диярлек, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Рөстәм Гафаров.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Ксения Швецова). Быел Казанда машина кую урыннарын 2400 машина урынына арттыру планлаштырыла. Яңа муниципаль парковкалар Яруллин, Волгоград, Бондаренко, Короленко, Нигъмәтуллин, Чистай, Сибгат Хәким, Назарбаев, Газ, Павлюхин һәм Агрономия урамнарының аерым участокларында барлыкка киләчәк. Бүген урам-юл челтәре буенда 134 участокта 4311 машина урыны бар, киңәйтелгәннән соң парковка пространствосының сыйдырышлыгы 6,7 меңнән артып китәчәк. Эшлекле дүшәмбедә муниципаль паркингны үстерү планнары турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
Яңа парковка урыннарын бөтен урам буена җәелмәячәк, ә гамәлдәге кесәләрдә оештырылачак. Алар шулай ук урам-юл челтәренең шәһәр халкы үтенече буенча аларга ихтыяҗ булган участокларында да барлыкка киләчәк. Әйтик, Чистай урамы буенча парковка «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында пәйда булачак. Бу максатларга, И.Шакиров сүзләренчә, шәһәр бюджетыннан 37 млн сум бүлеп бирелгән.
«Хәзер конкурс документларын килештерү алып барыла. Конкурс процедураларыннан соң яңа парковка урыннары төзекләндереләчәк, юл билгеләрен монтажлау, тамгалар ясау, паркоматлар урнаштыру эшләре башкарылачак, – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Шәһәр паркинг киңлегенең гомуми саны 6711-гә җитәчәк».
Казандагы бердәм шәһәр паркинг киңлеге системасын 2015 елның февралендә 1250 паркинг урыны күләмендәге урам-юл челтәренең 27 участогында гамәлгә керттеләр. Бүген 134 участокта 4311 урын төзекләндерелде.
Муниципаль паркинг транспорт агымнарын анализлау, автомобильләштерү һәм шәһәрне үстерү фаразлары нигезендә төзелде, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Бүгенге көн күрсәткәнчә, без, гомумән алганда, шәһәрдәге вәзгыятьнең үсешен дөрес билгеләдек, әмма шәхси транспортның саны артуның тизлеге буенча, масштабны бераз бәяләп бетермәдек, – дип өстәде ул. – Автомобильләр саны арту белән машина кую урыннары да киңәйтелә. Өстәвенә, яңа урыннар тоталь рәвештә бөтен урамда оештырылмый – участокларны сайлап алу социаль учреждениеләр һәм эре сәүдә объектларына җәяү барып җитү мөмкинлеге белән билгеләнгән. Юлларда һәм тротуарлардагы хаоска таба кире юл юк».
Муниципаль машина кую урыннары булдырылганнан бирле, алар үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлап өлгерделәр, аларның барлыкка килүе юл вәзгыятендә уңай чагылыш тапты, дип хәбәр итте И.Шакиров. Түләүле паркинг киңлеге кертелү белән шәхси транспортта шәһәр үзәгенә баруга ихтыяҗ кимеде, машина кую урыннарының әйләнеше ике тапкырга диярлек артты. «Төп үзәк урамнарның үткәрү сәләте 18%-ка, ә хәрәкәтнең уртача тизлеге 5 км/сәгатькә арткан», – дип ассызыклады докладчы.
Муниципаль парковкалардан файдаланган өчен тариф дифференциацияләнгән һәм зонага бәйле рәвештә сәгатенә 30, 50, 70 һәм 100 сум тәшкил итә. Машина кую өчен смс-хәбәрләр, мобиль кушымта яки паркомат аша банк һәм транспорт карталарын кулланып түләргә мөмкин. Шул ук вакытта түләүле муниципаль парковкадагы транспорт чарасын туктату 15 минуттан да артмаса – бушлай.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьгә кадәр ТР башкаласында муниципаль паркингларның ташламалы эш режимы озайтылды.
«Бүгенге көнгә 187 меңнән артык кулланучы «Казан паркингы» порталында теркәлгән, 450 меңнән артык автомобильче муниципаль парковкалардан бер тапкыр булса да файдаланган», – дип сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Шунысы кызык, һәр түләүле парковкага бушка вакыт белән файдаланган 12 автомобилист туры килә. Тулаем алганда, бүген парковканы көненә 7,6 мең автомобильче түли. Шул ук вакытта якынча исәпләүләр буенча, көн дәвамында паркингны 90 мең машина йөртүче куллана.
«Китерелгән саннар түләүле муниципаль парковкаларның ни өчен файдалануга кертелүен күрсәтә – бу транспорт агымы тизлеген дә, урыннарның әйләнешен дә арттыра, – дип шәрехләде Р.Гафаров. – Элек машиналарны, нигездә, тротуарлар буенда калдырып китәләр иде, анда хәзер автобус полосасы оештырылды, яки тротуарларның үзендә, бу җәяүлеләр өчен уңайсыз иде. Хәзер мондый проблема юк диярлек».
Агымдагы елның 6 аенда муниципаль паркинглар өчен түләүдән бюджетка 38,3 млн сум кергән, ә бөтен эксплуатацияләү чорында – 307,2 млн сум, дип хәбәр итте И.Шакиров.
Түләмәгән өчен штрафлардан 2021 елның беренче яртыеллыгында тагын 48 млн сум һәм паркингның бөтен эшләгән вакытында 433,5 млн сум кергән.
«Парковкалар һәм административ штрафлар түләүдән гомуми керемнәр эксплуатацияләүнең бөтен чорында 740,7 млн сумнан артык тәшкил итте. Бу акчалар турыдан-туры шәһәр бюджетына керә һәм, шул исәптән, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм оештыруны финанслауга, парковка киңлеген киңәйтүгә, шулай ук халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга җибәрелә», – дип аңлатты И.Шакиров.