В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр Горький тимер юлының 27 пассажир инфраструктурасы объектында узачак
Фото: Денис Гордийко
Шул рәвешле, Татарстанда Албаба станциясе бинасын, Яшел Үзәндәге җәяүлеләр күперен һәм Обсерватория тукталыш пунктын ремонтлаячаклар. Камай һәм Каратун станцияләрендә пассажир платформалары яңартылачак, шулай ук Буа һәм Кукмара станцияләре территорияләре төзекләндереләчәк.
Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Горький тимер юлында 370 км юлны капиталь ремонтлау һәм 135 стрелкалы күчерүне алыштыру планлаштырыла.
Горький тимер юлы – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Россиянең 15 субъекты территориясе буенча уза, алар арасында сигез өлкә (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Вологда, Рязань, Ульяновск), алты республика (Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл, Башкортостан) һәм Пермь крае бар.