Инвалидлар йорты һәм «Восхождение» реабилитация үзәге янында уңайлы мохитле ишегалды ясалачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Диана Жиленкова). Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең тагын 2 яңа бүлеге ачылачак. Алар Кулагин һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында пәйда булачак. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә район администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Ышаныч» үзәгенең тагын бер яңа бүлеге килүчеләрне 2022 елның октябрендә кабул итә башлады, ул Сәлимҗанов урамында ачылды. Бүгенге көндә белгечләр әлеге бүлектә 363 консультация үткәргән.
Шулай ук быел инвалидлар йорты һәм Дубравная урамындагы «Восхождение» реабилитация үзәге янында инклюзив ишегалды төзекләндереләчәк. Территориядә спорт мәйданчыгы, махсус кече архитектура формалары һәм уңайлы мохит элементлары каралган. Яңа киңлек инвалидлар йортында яшәүчеләр белән бергә проектлана.
«Бу гадәти ишегалды территориясе генә түгел, бу сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан бердәмлек һәм аралашу өчен урын», – дип ассызыклады А.Салихов.
Моннан тыш, инвалидлар йорты каршындагы бинада сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен коворкинг ачу планлаштырыла, анда алар аралаша, эшли һәм мастер-классларда катнаша алачак.
Инклюзив үзәк Ипподром урамында да барлыкка киләчәк, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уку-күнекмә фатиры, спорт һәм актлар заллары ачылачак.