Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2025, 13:01

Бу елны «Ак Барс Арена» стадионындагы «Спорт файдасы» музеена 11 меңнән артык кеше килеп киткән

Музей 12 нче тапкыр уздырыла торган SportsFacilities-2025 премиясенең «Спорт өлкәсендә иң яхшы музей» номинациясендә җиңү яулаган

Гыйнвардан августка кадәр «Ак Барс Арена» стадионы территориясе буйлап һәм «Спорт файдасы» музеена 700 дән артык экскурсия оештырылган. Килүчеләрнең гомуми саны 11,5 меңнән артык кешене тәшкил итә. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

«Спорт файдасы» музее 800 квадрат метр мәйданны алып тора һәм ул стадионның икенче катында урнашкан. Экспозициядә спорт тарихына багышланган 400 дән артык үзенчәлекле әйбер тәкъдим ителә. Интерактив тематик залларга «Дулкынлану», «Илһамлану», «Рухи күтәренкелек» һәм «Горурлык» атамалары бирелгән. Спортчыларның һәм җанатарларның ярышлар вакытында кичергән хисләрен чагылдыра торган мондый исемдәге мәйданчыклар музейның төп үзенчәлеге булып тора.

Залларда булдырылган экспозиция, андагы рухи мохит музейга килүчеләр күңелендә Казанда узган дөньякүләм спорт чаралары – Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионаты вакыйгалары хакында якты истәлекләр уята.

Музейның интерактив җайланмалар белән җиһазландырылуы нәтиҗәсендә музей кунакларына VR-күзлек ярдәмендә 10 метрлы каланчадан сикерү, яраткан футбол йолдызыннан автограф алу һәм башка бик күп нәрсәләр эшләү мөмкинлеге булдырылган.

Казандагы спорт объектларының казанышлары халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелгән. «Ак Барс Арена» стадионы 12 нче тапкыр уздырыла торган SportsFacilities-2025 премиясе версиясе буенча халыкны күпләп сыйдыра торган объектлар арасында «Ел стадионы» номинациясендә җиңү яулаган. Ә «Спорт файдасы» интерактив музее «Спорт өлкәсендә иң яхшы музей» дип танылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.10.2025
Видеорепортаж
06.10.2025 12:08
8 ай эчендә Казанда 3,3 миллион турист булып киткән
Барлык яңалыклар