Кайбер авиакомпанияләр билетларны инде сатуга чыгарган
Фото: Екатерина Красуцкая
Быел ТР башкаласыннан төбәкара ташу программасы буенча 17 юнәлеш буенча субсидияләнгән авиарейслар башкарылачак. Аларның исемлеге Росавиация тарафыннан расланган.
ТР башкаласына төбәкара ташу программасы буенча Абакан, Барнаул, Волгоград, Таулы Алтай, Иркутск, Нарьян-Мара, Сыктывкар, Ханты-Манси һәм Чиләбедән рейслар каралган.
Авиарейслар башкару чоры һәм атнага очыш ешлыгы документ белән регламентлаштырыла. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Субсидияләнгән очышларны конкурс нигезендә сайлап алудан үткән авиакомпанияләр башкара ала. Аларның кайберләре билетлар сата башлаган инде. Рейслар федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанслана, ә төбәкара ташу программасы буенча билетны теләге булган һәркемнең өстәмә документларсыз һәм таләпләрсез сатып алу мөмкинлеге бар.