В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук Карбышев урамындагы фонтанны реконструкцияләү дә көтелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
Болактагы фонтан комплексының 24 элементында светодиод яктырткычлар алыштырылган инде. Шундый ук эшләр Горький исемендәге парк фонтаннарында да узды. Ә Камал театры янындагы фонтаннар янында яңа фанера монтажланды.
«Крылья Советов» паркында фонтан насосларын һәм электр двигательләрен ремонтлау, комплектлау материалларын алыштыру көтелә. Меңьеллык паркындагы фонтан янында насос җиһазлары төзекләндереләчәк.
Шулай ук быел Карбышев урамындагы фонтанны капиталь төзекләндерүгә керешү планлаштырыла, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
Татарстан башкаласында барлыгы 28 фонтан бар. Шуларның 24 е апрель-октябрь айларында эшли. Дүрт фонтан капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ.
Көзен шәһәрнең барлык фонтаннары да томалап куелды. Аларны киптерделәр һәм чистарттылар, шулай ук насос җиһазларын һәм форсункаларын демонтажладылар.
Апрель аенда фонтаннарны янә эшләтә башлаячаклар.