Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2024, 13:17

Якшәмбе Миллениум күпере астында икенчел чимал җыю узачак

Мобиль пункт «УРАМ» экстрим-паркы янында ачылачак

Бу якшәмбедә Миллениум күпере астында икенчел чимал кабул итү пункты эшләячәк.

Казанлылар йомшак пластик, пэт шешәләр, ручка, фломастерлар һәм маркерлар, фольга, вак көнкүреш техникасы һәм электроника, консерв банкалары, капкачлар һәм башка предметлар тапшыра алачак. Тулы исемлек белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.

Бу көнне чүпрәк-чапрак һәм аяк киемнәре, су фильтрлары, видео- һәм аудиокассеталар, уенчыклар, батареялар, лампа һәм градусниклар, дарулар кабул итмәячәкләр.

Фримаркет зонасында киемнәр, китап һәм журналлар, канцелярия товарлары, эшли торган техника, савыт-саба һәм кухня кирәк-яраклары, статуэткалар, балалар уенчыклары, фоторамалар, бизәнү әйберләре, вазалар, чәчәк чүлмәкләре, яраклылык вакыты озак булган азык-төлек калдырырга була.

Икенчел чималны кабул итү сәгать 10:00 нан 12:00 гә кадәр, «УРАМ» экстрим-паркы янында күпер астындагы парковкада булачак. Шлагбаумны волонтер ачачак.

Мобиль пункт традиция буенча айның соңгы якшәмбесендә эшли, дип искәртә «Казансу елгасын үстерү стратегиясе» проекты командасы.

Барлык яңалыклар