В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветеринария белгечләре Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында эшләячәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Шимбә көнне, 18 апрельдә, шәһәр халкын үзләренең йорт хайваннары белән бергә 10:00–13:00 вакыт аралыгында «Левченко» бистәсендә («Полимер» мәдәният йорты янында) көтәләр. Шул ук бистәдә этләргә һәм мәчеләргә прививка 13:00–15:00 вакыт аралыгында Желатин-Завод урамында урнашкан 9/13 номерлы йорт янында ясалачак. Казанлылар «Петровский» бистәсендә (Свобода урамы, 1) этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы прививканы 10:00–12:00 вакыт аралыгында ясата ала. «Кояшлы» торак массивында ветеринария хезмәткәрләре халыкны йорт хайваннары белән бергә 12:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Чернопрудная урамы, 12а адресы буенча кабул итәчәк. «Колсәет» бистәсендә хайваннарга прививка ике урында: 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Главная урамы, 2 йорт адресы буенча, 12:10 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Зеркальная урамы, 1 йорт адресы буенча ясала.
Якшәмбе, 19 апрельдә, вакцина ясый торган мобиль пункт «Олы Дәрвишләр» бистәсендә (Кооператив урамы, 8а) сәгать 10:00 дән 13:00 гә кадәр эшләячәк. «Кече Дәрвишләр» торак массивында (Кооператив урамы, 33) казанлылар ветеринария белгечләренә сәгать 13:10 нан 15:00 гә кадәр мөрәҗәгать итә ала.
Тулырак мәгълүмат алу өчен түбәндә күрсәтелгән телефон номерлары аша Казанның ветеринария клиникаларына мөрәҗәгать итәргә була: +7 (843) 234-75-61 (Казанның Совет районы клиникасы); +7(843)298-53-02 (Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары клиникасы); +7(843) 590-19-36 (Казанның Мәскәү районы клиникасы).