В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкта 50 дән артык райдер көрәшәчәк
Казанда 5 һәм 6 июльдә ВМХ-фристайл буенча «парк» дисциплинасында Россия чемпионаты узачак. «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында илнең төрле төбәкләреннән 50 дән артык спортчы көч сынашачак.
«Урам» экстрим-паркында илнең 15 төбәгеннән райдерлар җыелачак. Россиянең иң яхшы райдеры исеме өчен 50 дән артык велоспортсмен көрәшәчәк. Ә Россиянең гамәлдәге чемпионы Никита Фоминовка көчле көндәшләр белән көрәштә үз титулын якларга туры киләчәк: ВМХ-фристайл буенча Россиянең җиде тапкыр чемпионы Ирек Ризаев, ВМХ-фристайл буенча Россия чемпионаты призерлары Анар Алиев һәм Арсений Любишкин.
Ярышларга һәм яраткан спортчылар өчен җан атарга казанлылар 5 һәм 6 июльдә 10:00 нан 22:00 гә кадәр килә алачак, дип хәбәр итә экстрим-парк матбугат хезмәте.