В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19-нчы декабрьдә бәйрәм кунакларын тематик программа, уеннар һәм аттракционнар көтә.
Фото: Совет районы администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU,17-нче декабрь). 19-нчы декабрьдә «Дәрвишләр» скверында Совет районының төп чыршы шәһәрчеге ачылачак. Бәйрәм кунакларын тематик программа, уеннар һәм аттракционнар көтә.
Быел инде шәһәрлеләргә таныш мәйданчыкта район коллективларыннан театральләштерелгән тамашалар, Кыш Бабай йорты, тау һәм аттракционнар белән чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Былтыргы кебек үк, төп урман гүзәленең биеклеге 16 метр тәшкил итәчәк.
Скверның үзендә бәйрәм яктыртуы яңартылган, яңа аттракционнар урнаштырылган һәм сәхнә бизәлеше тулыландырылган, ул шулай ук барлык килүчеләр өчен дә фотозона булып та хезмәт итә. Кыш Бабай йортында бәйрәм кунакларын яңа интерьер каршы алачак. Йорт үзе барлык теләүчеләр өчен театральләштерелгән тамашалар көннәрендә ачык булачак.
Чыршы шәһәрчеге ачылышында Сәет-Галиев исемендәге яңартылган Мәдәният йортының иҗат коллективлары «Төнгә Яңа ел әкияте...» бәйрәм мюзиклын тәкъдим итәчәк.
Чыршы шәһәрчеге территориясенә керү бушлай. Ачылу 16.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.