В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мобиль пункт 19-нчы һәм 20-нче сентябрь көннәрендә 14.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
Вакцинация ясату өчен үзең белән медицина битлеге, паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш. Прививка алдыннан табиблар тән температурасын үлчиләр һәм сәламәтлекнең торышын тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, грипптан көн саен метро станцияләре янындагы мобиль пунктларда (8.00-дән 14.00-гә кадәр), 21-нче сентябрьдән 12.00-дән 18.00 сәгатькә кадәр, 28-нче сентябрьдән 8.00-дән 14.00 сәгатькә кадәр вакцинацияләнергә була. Прививканы 3-нче октябрьгә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Җиңү проспекты» һәм «Дубравная» метро станцияләреннән чыгу юлында ясатырга мөмкин.
Мобиль пунктларда вакцинация куйдыру 14-нче сентябрьдән башланды. Бер атна эчендә грипптан прививканы 3,7 меңнән артык шәһәр кешесе ясаткан.
Киләсе сезонда барлыгы грипптан 754 мең 435 кешене (яки казанлыларның 60 процентын) вакцинацияләү планлаштырыла, шуларның – 202 мең 530-ы бала һәм 551 мең 905-е өлкән кеше.