Барлык теләүчеләр өчен катнашу бушлай
Фото: Денис Гордийко
Шимбә көнне, 16 нчы декабрьдә, команда уеннары була. Аларда катнашучылар дистанцияне тизлек белән йөгереп үтә һәм төгәллек буенча күнегүләр ясый алачак. Моннан тыш, сыгылмалылык һәм чыдамлыкны арттыру өчен башка биремнәр дә булачак. Уеннар 14:00 сәгатьтә башлана.
Икенче көнне, 17 нче декабрьдә, экстрим-паркта әлеге спорт төре белән яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен мастер-класс үткәреләчәк. Ул үзен яңа спорт төрендә сынап карарга теләгән һәркемгә туры киләчәк. Дәрес 13:00 сәгатьтә башлана.
Теләүчеләрне Кремль яр буе, 33 адресы буенча көтәләр. Барлык чаралар да бушлай. Су, спорт киемнәре һәм резин табанлы кроссовки алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр экстрим-паркта.