Чарада трюк самокатында йөрү тәҗрибәсе уртача булган райдерлар катнаша ала
Фото: Денис Гордийко
Чарада трюк самокатында йөрү тәҗрибәсе уртача булган малайлар һәм кызлар катнаша ала. Мастер-класста парк командасы райдерлары Рифат Исмәгыйлев һәм Илья Афанасьев «Ике вип» трюгын башкару техникасы турында сөйләячәк.
18 яшькә кадәрге балалардан һәм яшүсмерләрдән ата-аналары белән килү сорала.
Мастер-класс ябык павильонның эйр-паркында 18:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә җәмәгать киңлеге матбугат хезмәте.