Эфир 8 гыйнварда 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче гыйнвар). 8 гыйнварда 12.00 сәгатьтә НТВ телеканалы эфирында тамашачылар 2018 елның 30 ноябрендә Казанда узган "Игелекле дулкын" Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестиваленең финалы гала-концертын күрәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, "Игелекле дулкын" фестивале, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән булуларына карамастан, талантлы балаларның уртак иҗаты өчен мәйданчык булып тора.
Фестиваль 2017 елда "Игелекле Казан" проекты кысаларында Казан Мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясенең уртак инициативасы буларак старт алды. 2018 елда Президент грантлары фонды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән "Игелекле дулкын" фестивале Бөтенроссия акциясенә әверелде. Аның сайлап алу этаплары Россиянең 10 шәһәрендә узды. Сайлап алу этапларының лауреатлары һәм җиңүчеләре - сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 100-дән артык бала Казанда узган фестиваль финалында катнашырга чакырылган иде.
Финал гала-концертында балалар Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлия Караулова, Динә Гарипова кебек йолдызлар белән чыгыш ясадылар. Фестивальнең һәр җиңүчесе иҗат белән шөгыльләнү өчен акчалата премия һәм үзенең иң күркәм хыялын тормышка ашыру мөмкинлеге алды.