Бердәм тавыш бирү көнендә җәмәгать транспорты 23:30 га кадәр эшләячәк
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, бәйрәм концертыннан соң шәһәр халкы өчен 22 маршрут буенча махсус автобуслар биреләчәк.

Бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң, 20:30 дан башлап, «Яшьләр үзәге» тукталышыннан «Кремль дамбасы» юнәлешендә яшәүчеләрне тугыз маршрут буенча автобуслар йөртәчәк: 6, 22, 30, 33, 35а, 47, 72, 74, 89 номерлар. «Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына таба 13 автобус рейсы хәрәкәте оештырылачак: 6, 10а, 15, 29, 35, 36, 45, 46, 47, 60, 62, 75, 89 номерлар.

Шулай ук 19:00 дан 23:30 га кадәр метро көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Сайлауларда катнашучыларның кулларында махсус беләзекләр булганда түләүсез йөрү оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, ТР рәисе вәкаләтләрен алуга әзерлек һәм аны уздыру уңаеннан Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

2025-09-11T10:56:24+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.