В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар Михаил Родных, Татьяна Емелина, Исламия Мәхмүтова һәм башка танылган кешеләр хөрмәтенә аталачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казанның Совет һәм Идел буе районнарында яңа урамнар формалаштырачаклар. Тиешле карарлар шәһәр муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
Совет районында дүрт яңа урам Яңа Сосновка бистәсе Җәлилчеләр урамы янында урнашкан «Изумрудная долина» торак массивында барлыкка киләчәк.
Беренче урамга Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Совет Армиясе подполковнигы Михаил Родных исеме биреләчәк. Икенче урам Бөек Ватан сугышы ветераны, хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау буенча ТР сәламәтлек саклау министрының элеккеге урынбасары, РСФСР персональ пенсионеры Татьяна Емелина исемен йөртәчәк.
Өченче урамны РФ һәм ТР атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эндоскопия үзәген оештыручы, медицина фәннәре докторы һәм Казанда туып-үскән Владимир Муравьев хөрмәтенә атаячаклар. Дүртенче урамга РСФСР атказанган артисткасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, ТР халык артисткасы Исламия Мәхмүтова исеме биреләчәк.
Шулай итеп, яңа урамнар түбәндәге исемнәрне алдылар:
«улица Михаила Родных – Михаил Родных урамы»;
«улица Татьяны Емелиной – Татьяна Емелина урамы»;
«улица Владимира Муравьева – Владимир Муравьев урамы»;
«улица Исламии Махмутовой – Исламия Мәхмүтова урамы».
Идел буе районында Серебряная һәм Фәйзрахман Юнысов урамнары янында ике яңа урам барлыкка киләчәк. Аларга түбәндәге исемнәр биреләчәк:
«улица Тирякле – Тирәкле урамы»;
«улица Кызыл Ромашка – Кызыл Ромашка урамы».
Тагын дүрт яңа урам Ленин урамы янында урнашкан «Лесная поляна» торак массивында формалашкан. Беренче урамга РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы һәм тел белгече Диләрә Тумашева исеме биреләчәк. Икенче урам ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык шагыйре, публицист, тәрҗемәче Лена Шакирҗанова исемен йөртәчәк.
Өченче урам ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, публицист, тәрҗемәче Тәүфикъ Әйди хөрмәтенә аталган, дүртенчесе – Россия китап нәшер итүчесе һәм мәгърифәтчесе, XX гасыр башындагы Казан типографы Иван Харитонов хөрмәтенә.
Яңа урамнар түбәндәгечә аталачак:
«улица Диляры Тумашевой – Диләрә Тумашева урамы»;
«улица Лены Шагирзян – Лена Шагыйрьҗан урамы»;
«улица Тауфика Айди – Тәүфикъ Әйди урамы»;
«улица Ивана Харитонова – Иван Харитонов урамы».