В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларның асфальт-бетон өслеген ремонтлау буенча эшләр башкарылачак
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 22 нче апрельдән 5 нче июньгә кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
Галактионов урамы, Пушкин урамыннан Максим Горький урамына кадәрге участокта;
Гарифьянов урамы, Сыртланова урамыннан Рихард Зорге урамына кадәрге участокта;
Батурин урамы, Чернышевский урамыннан Кремль яр буена кадәрге участокта;
Карл Маркс урамы, Батурин урамыннан Театр урамына кадәрге участокта;
Сул як Болак урамы, Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәрге участокта;
Җиңү проспекты, 3а һәм 7 нче биналар районында;
Җиңү проспекты, Сыртланова урамыннан Рихард Зорге урамына кадәрге участокта;
Сыртланова урамы, Җиңү проспектыннан Гарифьянов урамына кадәрге участокта;
Һади Такташ урамы, Даурия урамыннан Һади Такташ урамындагы 122в номерлы бинага кадәрге участокта.
6 нчы июньнән 23 нче июльгә кадәр Центральная урамында (Озерная урамыннан Үзәк Отар урамына кадәрге участок) һәм Заслонов урамында (Әмирхан Еники урамыннан Заслонов урамындагы 11 нче бинага кадәрге участок) хәрәкәт ябыла.
24 нче июльдән 1 нче августка кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт чикләнә:
Вишневский урамы, Николай Ершов урамыннан Тихомирнов урамына кадәрге участокта;
Мәскәү урамы, Ташаяк урамыннан Татарстан урамына кадәрге участокта;
Нурсолтан Назарбаев урамы, Тихомирнов урамыннан Павлюхин урамына кадәрге участокта;
Островский урамы, Артем Айдинов урамыннан Туфан Миңнуллин урамына кадәрге участокта;
Җиңү проспекты, Дубравная урамыннан Оренбург юлына кадәрге участокта.
Шулай ук 2 нче августтан 15 нче сентябрьгә кадәр Подлужная урамында, Саммер урамыннан Толстой урамына кадәрге участокта, хәрәкәт ябыла.