В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йорт хайваннарына котыру авыруыннан прививканы Бишбалта бистәсендә һәм Калинин торак массивында ясаячаклар.
Фото: Денис Гордийко
Шимбә көнне, 6 нчы майда, Бишбалта бистәсендә Красный Химик урамы, 19 адресы буенча урнашкан 32 нче мәктәп янында мәче һәм этләргә вакцинация узачак. Ветеринария хезмәткәрләре 10:00 дән 12:00 гә кадәр дежур торачак.
Якшәмбе, 7 нче майда, Калинин торак массивында Равнинная урамы, 53 адресы буенча мобиль пункт ачылачак. Вакцинация 10:00 дән 12:00 гә кадәр узачак.
Тулырак мәгълүматны +7(843)555-02-08, +7(960)047-56-66 телефоннары аша белеп була. Шулай ук 25 нче Октябрь урамы, 2/7 һәм Звенигород урамы, 106 (Юдино поселогы) адресларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе.