В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне шәһәр халкы башка бүлекләргә мөрәҗәгать итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). 10-нчы августта Казанда күпфункцияле үзәкнең ике бүлегендә документлар кабул итү туктатылачак.
Җиңү проспекты, 100 адресы буенча урнашкан үзәкнең Көньяк бүлеге планлы техник эшләр башкару сәбәпле ябылачак.
Идел буе районының Кулагин ур., 1 адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәге офисында әзер документлар биреләчәк, әмма гаризалар кабул итү вакытлыча туктатыла. Бу трансформатор подстанциясендә планлы эшләр өчен электрны өзеп тору белән бәйле, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр интернет-порталында.
Бу көнне шәһәр халкы башка бүлекләргә мөрәҗәгать итә ала. Аларның адресларының тулы исемлеген оешма сайтында карарга була.