Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2022, 12:03

Татар китабы йортында җәйге чаралар программасы старт ала

Бүген казанлылар сәүдәгәр йорты балконында язучы Шәриф Камал турында лекция тыңлый алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче июль). Бүген Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган Татар әдәбияты тарихы музее урнашкан Татар китабы йортында чараларның җәйге программасы старт ала. Ике ай дәвамында шәһәр халкы төнге экскурсияләр, әдәби иртәнге ашлар, ачык һавада лекцияләр, Кабан күле яр буенда әңгәмәләр һәм башка күп кенә чараларда катнаша алачак.

Беренче очрашу бүген сәүдәгәр йорты балконында узачак, анда казанлыларга XX гасыр башындагы татар әдәбияты һәм Шәриф Камалның татар новелласы жанрын ничек булдыруы хакында сөйләячәкләр. Тыңлаучылар классикның беренче хикәясенең ни өчен гаиләдә көчләү темасына багышлануын, кемне барыннан да ешрак тәнкыйтьләвен һәм социаль реализм чорындагы әсәрләрдә ихласлыкны ничек саклап калуын беләчәкләр. Лекция 18:00 сәгатьтә башлана. Керү теркәлү буенча.

Июль аена планлаштырылган чаралар программасы Татар китабы йортының социаль челтәрләрдәге  аккаунтында басылып чыккан.

8 нче һәм 22 нче июльдә 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда әдәби дискуссияләр узачак.

15 нче июльдә музейда әдәби иртәнге аш узачак, анда чәй табыны артында казанлылар әдәбият турында фикер алышачак, «Йосыф турында кыйссалар»дан шигырьләр һәм өзекләр укылачак, шулай ук Шәриф Камалның фатирындагы иртәне күз алдына китерергә тырышачаклар. Чара 8:00 сәгатьтә башлана.

16 нчы июльдә Татар китабы йортында узган кичәдә музей җитәкчелеге яңа мәдәни проектлар тәкъдим итәчәк, ә учреждениенең дуслары җырлар башкарачак һәм шигырьләр укыячак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

16 нчы һәм 23 нче июльдә 21:00 сәгатьтә казанлылар төнге экскурсияләргә бара һәм Шәриф Камал йорты серләрен белә ала.

21 нче июльгә планлаштырылган ачык һавадагы чираттагы лекция Сара Садыйкова иҗатына багышлана. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

Чарага теркәлү ачык, анда сылтама буенча кереп була. Җәйге программа турында тулырак мәгълүматны +7(843)590-80-67 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар