Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2023, 14:57

Татар китабы йортында «Бәхет елы» спектакле тәкъдим ителәчәк

Мәскәү режиссерының постановкасы язучы Шәриф Камалның шәхесен яңача ача.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). 30 нчы гыйнварда Татар китабы йортында – Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеенда «Бәхет елы» спектакленең премьерасы була. Мәскәү режиссеры Әминә Миндиярованың постановкасы татар язучысы-классигы шәхесен яңача ача.

«Бу музей белән театр, авырту һәм рәхәтлек, протоколлар катгыйлыгы һәм шәхси хатларның җиңеллеге берләшкән зур эзләнү. Тамашачы 1937 елдагы Шәриф Камал белән таныша. Аның янәшәсендә – гаилә әгъзалары, замандашлары, дуслары һәм дошманнары. Вакыйгалар музейның ике катында, шул исәптән язучының мемориаль фатирында бара», – дип аңлата Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин.

Спектакльнең сценарие Шәриф Камал әсәрләренә, шулай ук аның Татарстан Милли музее фондларындагы басылмаган хатларына нигезләнгән. Спектакльдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры артистлары катнаша. Проект ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Премьера көнендә спектакльне 18:00 дә һәм 20:00 дә күрсәтәчәкләр. Алга таба ай саен күрсәтү планлаштырыла. Спектакль татар телендә синхрон тәрҗемәсез бара. Керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар