Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы утырышы узды.
Утырышта статс-секретарь – РФ Спорт министры урынбасары, күзәтчелек советы рәисе Наталья Паршикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКБО генераль директоры, күзәтчелек советы секретаре Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
Утырышны Наталья Паршикова ачты. Ул, аерым алганда, "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә булуын һәм әлеге мәйданчык мөмкинлекләрен югары бәяләвен әйтте.
Аннары күзәтчелек советы әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар. "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКБО 2018 елда эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында" доклад белән оешманың генераль директоры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
Чара барышында шулай ук 2019 елга Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенең финанс планы каралды һәм расланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.