В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай дәрес 3-нче мартта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 3-нче мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында башкорт биюе буенча мастер-класс узачак. Дәресне Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык бию ансамбле солисткасы, башкорт бию академиясенең нигез салучысы һәм җитәкчесе Миләүшә Хәйбуллина үткәрә.
Мастер-классны ТР Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә ТР башкортларының Милли-мәдәни автономиясе оештыра. Мастер-класс 12.00 сәгатькә планлаштырылган, керү ирекле, дип хәбәр итә учреждениенең мәгълүмат үзәге.