Чара Һиндстан Республикасы көненә багышлана, ул ел саен 26-нчы гыйнварда билгеләп үтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 24-нче гыйнварда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Тормыш күңелсез була алмый» дип аталган һинд фильмын күрсәтәчәкләр. Чара Һиндстан Республикасы көненә багышлана, ул ел саен 26-нчы гыйнварда билгеләп үтелә.
Кино күрсәтү бушлай. Сеанс 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан халыклары дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.