В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген биредә тематик яшьләр экоквесты узачак, ә 1-нче февральдә чуаш, татар һәм рус җырларын башкаручы Фәридә Фәйзуллинаның концерты була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Чуваш автономияле өлкәсе оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бүген биредә тематик яшьләр экоквесты узачак, ә 1-нче февральдә чуаш, татар һәм рус җырларын башкаручы Фәридә Фәйзуллинаның концерты була.
Квест 19.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында башлана. Шимбә көнне концерт залында узачак бәйрәм программасы 17.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр ителә ТР Халыклары дуслыгы йорты һәм ассамблеясы порталында.
Әйтергә кирәк, чуаш мәдәнияте көннәре кысаларында Казанда һәм Татарстан районнарында танып-белү һәм интеллектуаль программалар, чуаш һәм татар рәссамнары әсәрләреннән күргәзмәләр, бәйрәм концертлары оештырыла. Чараларның тулы программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.