Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.07.2022, 10:46

Дротоевский йортында авариягә каршы һәм төзелеш эшләре тәмамланган

Реставрация расланган график буенча бара, тиздән белгечләр объектны инженер челтәрләренә тоташтырачак.

Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). Казанда федераль әһәмияттәге «Дротоевский йорты» архитектура һәйкәлен реставрацияләү дәвам итә, эшләр узган елның ноябрендә башланган иде. Барлык эшләр дә расланган график буенча бара, белгечләр авариягә каршы төп чараларны башкарып чыккан инде.

Хәзерге вакытта бинада эшчеләр идәннәрне ясаган, стеналарны штукатурка белән каплаган һәм аларны тигезләгән, ә түшәмдә коммуникацион кабельләр үткәрү өчен ныгытма системалар монтажлана.

Тиздән белгечләр йортны җылылык һәм электр челтәрләренә тоташтыруга керешәчәкләр, суүткәргеч һәм канализация урнаштырачаклар, заманча элемтә системасын үткәрәчәкләр. Әлеге мәсьәләләр буенча подрядчы оешмалар, дәүләт хезмәтләре вәкилләре, проект авторлары һәм архитекторлар фикер алыша. Хәзер документлар әзерләнә, гомумшәһәр коммуникацияләренә тоташтыру нокталары билгеләнә.

Барлык проблемалы мәсьәләләр кызыксынган һәм реставрация процессына кертелгән яклар катнашында оператив рәвештә хәл ителә, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Дротоевский йорты белән бергә утардагы ат абзары бинасы да торгызыла. Алга таба ат абзары заманча файдалану өчен җайлаштырылачак – биредә җәмәгать һәм дәүләт учреждениеләре урнашачак.

Карл Маркс ур., 56/11 адресы буенча урнашкан Дротоевский йорты 1837 елда архитектор Фома Петонди проекты буенча төзелгән. Аның хуҗасы титуллы киңәшче Александр Дротоевский була.

Бинаның фасадында ампир стилендә декор урнаштырылган, ул агачка уеп бизәк ясау техникасында эшләнгән һәм бинага сәнгати кыйммәт биреп тора. Төп декоратив тасма тәрәзәләр өстеннән уза һәм боҗрасыман үскән үсемлекләр гирляндасыннан гыйбарәт. Бина классицизм чорының үзенчәлекле һәйкәле булып тора. Реставрациядән соң йорт заманча файдалану өчен җайлаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Дротоевский йортында реставрация эшләре узган елның ноябрендә башланган иде.

Барлык яңалыклар